17 октябрь көнне Татар китапханәсендә 7нче “Алтын балык” бакчасының мәктәпкә әзерләнүче татар төркеме балалары белән уен-дәрес үткәрелде. /Татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р./
Китапханәче Хафизова Г.Р. кечкенәләр белән көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә уздырды. Көзге уңыш: бәрәңге, суган, кишер һәм башка яшелчәләрнең татарчаисемнәре әйтелде.Алардан пешереп булган тәм-томнар, яшелчәләр белән бәйле әкиятләр, табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде. Пазлларны җыеп, рәсем турында сөйләү дә балаларга бик ошады.
Уеннар аша татарчага өйрәнү дәресләре дәвам итәчәк.