Тойгуҗа мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

17  октябрьдә  Тойма  мәдәният  йортында  Яңабирде җирлеге  башлыгы  ярдәме  белән  мәдәният  хезмәткәрләре  һәм  китапханәче  белән берлектә  өлкәннәр  өчен  «Картая  мени  йөрәк»  исемле  ял  кичәсе  уздырдылар. Өлкәннәр   өчен  чәй  өстәле  әзерләнде.Кичәгә  Менделеев  шәһәренең  үзәк  мәчетеннән  Ирек  хәзрәт  һәм  Яңабирде  җирлеге  башлыгы  Никифоров Е. Н  килделәр. Ирек хәзрәт  вәгазьләр  сөйләде,Никифоров  Е. Н өлкәннәрне  котлады  һәм  авыл  проблемалары  турында  сөйләде.

Авылыбызның  үзешчән  артистлары  концерт  номерлары  белән  чыгыш  ясадылар. Өлкәннәр  арасыннан Ямалетдинова  Дамира  апа моңлы  җырлары  белән  халыкны  сөендерде. Кичә  күмәк  биюләр  белән  дәвам  итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International