Бәзәкә авылы китапханәсендә инвалидлар декадасы уңаеннан “Укыгыз һәм сәламәт булыгыз” дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
7 нче декабрьдә китапханәче Ф.Башарова күргәзмәгә библиографик күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, К. Шәфыйкова, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы китаплар да урын алган иде. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр. Күзәтүне тыңлаган укучылар моңа тагын бер кат ышанып киттеләр.