21 февраль - Халыкара туган телләр көне уңаеннан, Татар китапханәсендә “И туган тел” дип аталган танып белү сәгатьләре үткәрелде. Чараларда 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар катнашты.
Китапханәче Г.Хафизова сабыйларны төрле телләрдә сәламләп, әлеге датаның килеп чыгуын аңлатты, туган телләрне саклау, өйрәнү кирәклеген төшендерде. “Халык әйтсә – хак әйтә” китап күргәзмәсе белән таныштырып, татарча һәм рус телендә әкиятләр укыды. Татар, рус, удмурт, мари балалары үз телләрендә белемнәрен күрсәттеләр, кыска шигырьләр сөйләделәр, бармак уены уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр. Ахырда Г.Тукайның “Туган тел” шигыре буенча эшләнгән мультфильм һәм китаплар карадылар.