Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 20 апреле, җомга

  Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итәр көннәр  якынлашып килә.    Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 73 еллык тарих катламы астында калды. Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын, сугыш чоры балаларын  хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез, халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Туган ягың тарихын белмәү, кызыксынмау бик борчылу тудыра торган күренеш.

  Сәйтәк  Авыл клубы хезмәткәрләренең максаты : авылыбызда яшәп ятучы тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының тормышлары турында мәгълүмат җыю һәм аны мәңгеләштерү. Бүгенге көнгә Сәйтәк авылында 5  тыл ветераны,11 сугыш чоры баласы яши. Бу дәһшәтле елларда  авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шул сорау белән без әби-бабайларыбызның  өйләренә йөреп, алар белән әнгәмә корып, мәгълүмат туплау эшлэре алып барабыз.Бүгенге көнгә 8 авылдашыбыз турында тулысынча мәгълүмат тупланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International