Менделеевскида 9 нчы май бәйрәме төсле музыкаль фонтан ачылу һәм салют белән йомгакланды

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Менделеевскида 9 нчы май бәйрәме төсле музыкаль фонтан ачылу һәм салют белән йомгакланды.

Кичке бәйрәм тантанасы яшь талантлар тарафыннан оештырылган концерт программасы белән башланып китте.Аларның чыгышын хөрмәтле ветераннар хозурланып карадылар һәм үзләре дә вальска кушылып киттеләр.

Йөзләрчә менделеевлылар фонтаннар ачылу сезонын түземсезлек белән көттеләр. 9нчы майга иң мөһим төсле фонтанны “Дуслык” паркында ачып җибәрделәр һәм үзешчәннәр концерты урам сәхнәсендә дәвам итте.

Кунакларны һәм менделеевлыларны Җиңү бәйрәме белән район башлыгы Валерий Чершинцев котлады.Бәйрәм чараларының кульминациясе- салют булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International