Татар Тәкәше авылы хәбәр итә

2018 елның 25 мае, җомга

Татар Тәкәше авылында агач утырту акциясе уздырдылар. Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра . Шул максаттан зурлар белән бергә өлкәннәр дә  Татар Тәкәше агач посадкасында   чыршы , нарат утыртып кайтты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International