Иске Гришкин авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары Абдулла Алишның иҗаты белән таныштылар.
А. Алишның «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык» әкиятен кычкырып укыганнан соң, әңгәмә барышында балалар артык мактану әдәпсезлек, бик начар гадәт дигән нәтиҗәгә килделәр. “Алишның хикмәтле әкиятләре” китап күргәзмәсе, «Кем көчле», «Куян кызы» мультфильмнарын карау, «Әкият героен таны» уены, балаларда Алишның тирән мәгънәле әкиятләре белән кызыксыну уятты.