Күренекле татар язучылары: Татарстан Республикасының Ш.Маннур, Ф.Хөсни, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, 20 дән артык китап авторы Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе, әдәбият өлкәсендә зур казанышлар өчен "Шолохов Медале" иясе,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, прозаик, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, балалар язучысы Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов белән очрашуга чакырабыз.
Әдәби кичә 26 сентябрь көнне 12.30 сәгатьтә С.Гассар ис. Мәдәният Сараенда Үзәк китапханәнең уку залында узачак. Рәхим итегез!