"Ак калфак"ның район бүлекчәсе оешты.

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

12 октябрь көнне С.Гассар ис.Мәдәният сараенның конференцияләр залында “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Менделеевск бүлекчәсенең беренче утырышы булды.

"Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы республикабызда 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; татар гаиләсен саклау аша татар мәдәниятен,  гореф–гадәтләрне, телне саклап калу; дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан  оештырыла. Республикабыз районнарында оешманың бүлекчәләре уңышлы гына эшләп килә. Безнең районыбыз да алар сафына кушылды. Залда утыручы мөгаллимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, дин әһелләре, оешма җитәкчеләре, һ.б. һөнәр ияләре – бар да татар җанлы, үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, ә иң мөһиме, телен саклау өчен тырышучы хатын-кызлар. Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Лилия Галиева аларны сәламләп, тарихи мәгълүматларга тукталды. Чыгышын тәмамалап, Лилия Фёдоровна “Ак калфак”ның район бүлекчәсе җитәкчесе Асия Хәйдәр кызы Кәлимуллинага сүз бирде.  Ул оешма алдында торган мәсьәләләр, максатлар белән таныштырды, атна-ун көн элек Зәй районында булган “Ак калфак” оешмасы чараларында катнашуын әйтеп, аннан алып кайткан хис-тойгылары белән уртаклашты.

Җыелганнар бар да бердәм булып А.Кәлимуллинаның тәкъдимнәрен хуплап алдылар,  һәркем үз фикерләрен белдерде. Хөрмәтле шәһәрдәшебез Асия апа Шакирова, ветеран-укытучы Римма Нәгыймова, татар китапханәсе мәдире Гөлназ Хафизова сүз алды.

Максатлар -бер, фикер –уртак, ә юнәлешләр – бишәү. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе 5 юнәлеш буенча эшчәнлек планын кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International