Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 9 ноябре, җомга

9 ноябрь көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Г.Р. Хафизова  7нче бакча балаларын  “Татарстаным – горурлыгым” дигән тарихи сәяхәткә чакырды.

Татарстанның шанлы үткән юлы, ерак гасырлардан килүче тарихы бар. Тарихи сәхифәләр сабыйларга рәсемле китаплар һәм видеоязмалар аша җиткерелде. Башкалабыз Казан атамасы каян килеп чыккан, Сөембикә  манарасы, Кабан күле төбендә хан казнасы турындагы легендалар белән, балалар,мультфильм аша таныштылар. Татарстан Республикасы символлары: флаг, герб, гимн; Татарстан Конституциясе турында да мәгълүмат бирелде. Республикабызда дус-тату гомер итүче халыкларның милли бәйрәмнәре дә искә төшерелде. Сәяхәт, туган ягыбызның күркәмлеген данлаган шигырьләр белән, үрелеп барды. Аларны 7 нче бакчага йөрүче балалар: Рахматуллина Алия, Сухоносова Яна, Леонтьева Настя, Килеева Ванесса сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International