Бөек исемнәр рәтендә

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

12 нче ноябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы Тургенев Иван Сергеевичның тууына 200 ел тулу уңаеннан язучының иҗаты буенча "Бөек исемнәр рәтендә" дип аталган әдәби күзәтү үткәрелде.

Китапханәче язучының биографиясе белән таныштырды, язылган әсәрләре турында әйтеп утте. Гади рус халкының тормышын күзәтеп һәм өйрәнеп, аның күңел байлыгын, көчен һәм талантын төрле образлар аша яхшы тасвирлавына китап укучылар язучының кайбер хикәяләрен укып тагын да инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International