Кеше күккә күтәрелде

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Балалар китапханәсе 1 «Г» сыйныф укучылары өчен Ю. А. Гагаринның 85 еллыгына багышланган «Гагарин турында китаплар укыйбыз» төбәкара акциясе кысаларында «Кеше күккә күтәрелде» дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде.

Балалар космонавтның биографиясе белән таныштылар, аның балачакта, яшүсмер чагында нәрсә турында хыялланганын белделәр. Китапханәче Марготнова И. А укучыларга Ю. Нагибинның “Гагарин турында хикәяләр” китабыннан өзекләр укып чыкты. Балалар беренче очыш турында видеоролик карадылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International