19 апрель көнне Песәй авылы китапханәсе «Бөтен дөнья-театр» Библиосумерки – 2019 акциясенә кушылды. Бу көнне китапханә чын «театр шыгрымына» әверелде.
Китапханәче кызыклы театраль викториналар һәм конкурслар әзерләде, аларда балалар үзләренең артистлык сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр. Бигрәк тә Руслан Хуҗин һәм Лия Хикматуллиналарның чыгышлары балаларга бик ошады. Шулай ук балалар әкиятләрнең белемнәрен күрсәттеләр, әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында Абрисның «Жираф турында әкият» күләгә театрын карадылар. Барысы да татлы призлар алдылар.