Еллар аша безгә Тукай дәшә

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу. 25 нче апрельдә Камай  авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. укучыларны “Еллар аша безгә Тукай дәшә” дип исемләнгән әдәби кичәгә чакырды.

Тукайга багышланган презентация белән танышканнан соң, балалар өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән уен уздырылды. Укучылар 1 нче турда шагыйрьнең тормыш юлын яктырткан сорауларга җавап бирделәр, 2 нче тур “Шигырьне таны!” дип аталды, 3 нче турда “Син Тукайны беләсеңме?” дигән тест сорауларына җаваплар эзләделәр. Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар. Укучылар өчен Тукай китапларыннан төзелгән күргәзмә әзерләнде. Габдулла Тукайның иҗат җимешләре вакыт сынауларын үтеп укучыларны бүген дә үзенә җәлеп итә. Аның шигырьләре халык күңелендә озак яшәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International