19 июнь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе нәни укучыларына китаплар алып “Ләйсән” балалар бакчасына килде һәм “Китаплы балачак” исемле әкиятле сәгать уздырды.
Бу көнне Ф.Башарова кечкенәләргә хайваннар һәм җәнлекләр турында С.Сәүбәнованың “Фил малае Зурколак”, К.Тәхауның “Кондызлар илендә”, Һ.Такташның “Тәүфыйклы песи” әкиятләрен укыды. Шулай ук рус халык әкияте “Русалочка” тыңланды. Әкиятләр аша балалар җәнлекләрнең тормышы, гадәтләре белән таныштылар. Чара соңында китапханәче укыганнарга нәтиҗә ясап балаларга тырыш, эш сөйгән кешенең хөрмәт иясе булуын аңлатты.