14 июнь көнне Сәйтәк авылы клубында “Яшел табиблар”исемле танып-белү сәгате уздырылды. Табигатьне ярату һәм сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куеп авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. кичәдә катнашучыларны үзебезнен тирә-юньдә үскән дару үләннәре белән таныштырды.Кичәдә һәр үләннен үзенчәлеген, нинди аврулардан файдаланырга , кайсы вакытта җыярга кирәклеге турында мәгълүмәт бирелде. Катнашучылар да үзләренең бу өлкәдә булган белемнәре белән уртаклаштылар. Кичә хуш-исле үләннәрдән ясалган чәй өстәле артында тәмамланды.