Әлеге конкурс полиция хезмәткәрләренә карата халыкның ышаныч дәрәҗәсен күтәрүгә, хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга ярдәм итә.
Оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип танылган һәм гражданнарның ихтирамын казанган участковыйлар: Фәйзуллин Рамил, Мансуров Марсель һәм Шакиров Артур «Халык участковые» исеме өчен көрәшәчәк.
Конкурс 3 этапта узачак:
җирле дәрәҗә - 11-20 сентябрь
төбәк дәрәҗәсе - 7-16 октябрь
федераль дәрәҗә - 1-10 ноябрь
Конкурсның һәр этабында җиңүчеләр онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җыелган халыкның күпчелек тавышы белән билгеләнә.
Безнең участок полиция хезмәткәрләре өчен Эчке эшләр министрлыгы сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак https://16.мвд.рф
Полиция майоры Фәйзуллин Рамил
Полиция майоры Мансуров Марсель
Полиция майоры Шакиров Артур