"Саумы, көз!" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе

2019 елның 20 сентябре, җомга

18 нче сентябрь көнне Песәй авылы мәдәният йорты каршында "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән "Саумы, көз!" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып, күңелле уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Үзләре җыйган яфраклардан букетлар ясадылар, агач төрләре белән таныштылар. Көзге табигатьтә ял итү тәмле призлар өләшү белән тәмамланды. Балаларның шат авазлары бәхетле балачакның шахиты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International