«Саулык» социаль ярдәм үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасында реабилитация узучы гражданнар өчен Халыклар дуслыгы йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган танып-белү интерактивы узды.
Чарада катнашучылар өчен «Минем Республикам. Еллар аша караш», аның гасырлык социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше белән бергә күргәзмәсе тәкъдим ителде. Аннары катнашучылар өчен Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсия үткәрелде.