Көз чибәре эстафетасы.

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

С. Гассара  ис. Мәдәният сараеның бәйрәм палитрасының күптөрлелеге  «Кристалл» халык эстрада бию ансамбле һәм Россия Федерациясенең «Шаян» халык иҗаты атказанган коллективы җиңүләре хөрмәтенә оештырылган чараларны бик матур итеп тулыландырды.

 - Яңа уку елы башыннан ике ай гына вакыт узды, ә безнең балалар бүләкләр копилкасын ике диплом белән тулыландыра алды. Алар Казанда узган «Барсик» һәм Можга шәһәрендәге «Җәннәт кошы» бөтенроссия конкурс – фестивальләренең беренче дәрәҗә лауреатлары булдылар, - дип уртаклашты “Шаян" коллективы  җитәкчесе  Нәкыя Насыйфуллина

 - Безнең тәрбияләнүчеләр дә педагогларны һәм ата-аналарны уңышлары белән сөендерделәр. «Җәннәт кошы» бөтенроссия конкурс – фестивале нәтиҗәләре буенча ансамбль беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, - дип тулыландыра «Кристалл» ансамбле җитәкчесе Анна Рябова.

  Балалар өчен җитәкчеләр һәм ата-аналар исеменнән театральләштерелгән Көз бәйрәме искиткеч бүләк булды, ул күңелле эстафета формасында үтте.

  Бию студияләреннән 200дән артык укучы аралашу шатлыгын, өлкәннәрнең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тулысынча тоя алды, яңа уңышлар һәм иҗади җиңүләр дулкынына әверелде.

  Дискотекаларның дәртле композицияләре, хәрәкәтчән уеннар һәм конкурслар балаларга күңел күтәренкелеге өстәде.   Актив, талантлы, алар бәйрәмнең күңел ачу программасында бик теләп катнаштылар, тирә-юньгә бенгаль утлары, ут диңгезе, уен- көлке һәм җылылык кебек сибеп тараттылар..

  Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендәге театр сәнгате йолдызчыклары бәйрәм атмосферасына бик күп эмоцияләр өстәде.

  Бәйрәм чараларының соңгы аккорды әти-әниләре өчен әзерләнгән чәй табыны булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International