«Мәрхәмәтлеккә илткән юл» акциясе.

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бәзәкә мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл  чараларында актив катнашучы балалар белән “Мәрхәмәтлеккә илткән юл” акциясе оештырды.  Бу акциядә без, авылыбызда яшәүче ялгыз әби-бабайларга чиста, шифалы чишмә суы “буләк иттек”. Бу суның шифасы шунда- балалар бу суны тутырганда бары тик яхшы теләкләр генә теләделәр: эби-бабайлар сау-сәламәт булсыннар, аларда яшәү көче артсын, якыннары мәрхәмәтле булсын, бу суыбыз аларнын тәннәренә шифа бирсен –дигән теләкләр яңгырады. Өлкәннәребезгә балаларның бу изге адымнары бик ошады, алар балаларны аркаларыннан сөя-сөя рәхмәтләрен, догаларын укып калдылар. Авылдашыбыз Гөлфия апа Ибәтуллина рәхмәт йөзеннән балаларга узе дә күчтәнәчләр өләште. Мәрхәмәтлек чарасы мәдәният йортында тәмле күчтәнәчле чәй өстәле артында тәмамланды.                                                                                      Шушындый изге кунелле балаларыбызга, аларны тәрбияләгән әти –әниләренә меңнән-мең рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International