Халыкара туган тел көне

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Камай авылы китапханәчесе Г.Галимуллина «Чулпан» балалар бакчасына йөрүче кечкенәләрне  “Әбием сандыгы” исемле әдәби танып-белү сәяхәтенә чакырды һәм туган тел турында сөйләде.

Әлеге чарада кечкенәдән үк безне озата килүче җырларны, санамышларны, тизәйткечләрне искә төшердек.Табышмакларга җаваплар таптык.

Мәктәп укучылары өчен “Туган телем –иркә гөлем” исемле кызыклы уен сәгате әзерләнде. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре, аларның бәйрәмнәре, гореф–йолалары, милли ризыклары турында әңгәмә уздырылды. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең азагын тәмамладылар, шигырьләрдән укылган өзекләр буенча авторларны һәм шигырьләрнең исемнәрен атадылар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International