Татар китапханәсе хәбәр итә

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

19 август көнне китапханәчесе Хафизова Г.Р., Район мәгариф бүлеге методисты Гыйльфанова Э.Р. чакыруы буенча, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышында катнашты. Утырышта Федераль стандарт таләбе буенча иҗади фикерли белә торганбалалар тәрбияләүмәсьәләләре каралды, укытучыларның эш тәҗрибәләре тыңланды.

Укучыларны иҗатка тарту - сәләтле балалар белән эшләүнең бер төре. Татар телен саклау, үстерү өлкәсендә дә бик әһәмиятле чара.  “Бәллүр чишмә” район балалар иҗат берләшмәсе җитәкчесе Хафизова Г.Р. берләшмә эшчәнлегенә анализ ясады. Киләчәктә мәктәпләр һәм китапханә арасында элемтәләрне өзмәскә;тормышта үз урынын табып, районыбыз данын яклардай шәхесләр тәрбияләүдә бергәләп эшләргә килешенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International