Камайда Нәүрүз бәйрәме

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

21 нче март көнне Камай мәдәният йортында балалар өчен "Нәүрүз мөбәрәкбад"исемле чара уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уеннар эзерләгәннәр иде. Чарада төрле әкият геройлары катнашты: Убырлы карчык, Шүрәле, Мыраубикә. Төп геройлар булып Кыш Бабай һәм Нәүрүзбикә катнашты. Алар балалар белән командаларга бүленеп кара-каршы көрәштеләр. Балалар аркан тартылар, йомырка кабып йөгерделәр, чаңгыда ярыштылар. Озак  көрэшкәннән соң Яз һәм кыш командалары арасында ярышта Нәүрүзбикә командасы  җиңү яулады. Соңыннан барлык балалар белән бергә карачкы яндырылды. Балалар өчен коймак белән  чәй өстәле әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International