Псәйдә Нәүрүз бәйрәме

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

21 нче март көнне Песәй мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп яны территориясендә  “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада “Чулпан” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр катнашты. Балалар өчен күп төрле кызыклы уеннар оештырылды.

Балалар шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар, мәкалләр әйттеләр.

Бәйрәм ахырында  “Карачкы” яндырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International