Шигъри сукмактан

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

21 март көнне Иске Гришкин авылы китапханәсендә укучылар, укытучылары Иштанова А.М., Попова Н.А. белән берлектә,  шигърият көнен билгеләп үттеләр. 

Яз һәм шигърият дөньясын чагылдырган презентация аша бәйрәм тарихы, балалар өчен иҗат итүче шагыйрьләр белән таныштык. Укучылар яраткан шигырьләрен укыдылар. Сидоров Егор Ф.Яруллинның «Ничек яхшы булырга», Галкин Володя М.Жәлилнең «Ант», Герасимова Валерия А.Бартоның шигырьләрен бик оста, сәнгатьле итеп башкардылар.

Авылдашларыбыз И.Алексеев, Н.Климов, И.Камашев, Г.Буланова, Г. Ивановаларның иҗатына да кыскача күзәтү булды. “Золотая россыпь стихов” исемле китап күргәзмәсе, кызыклы башваткычлар, ребуслар чишу, әйтемнәрне искә төшерү, бу кичәдә укылган шигырьләр балаларның сөйләм телен баетыр, серле шигърият дөньясына ачкыч булыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International