Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

14 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубынның «Керәшен йорты” музеы бүлмәсендә авылның төрле яшьтәге балалары өчен “Минем кече Ватаным” исемле кичә булды.   Чараның максаты:  яшүсмерләрдә гражданлык-патриотик сыйфатлар формалаштыру, күзаллауны киңәйтү һәм танып-белүгә кызыксыну тәрбияләү.  Балаларның күбесе җәйге ялга авылга кайтучылар. Алар үзләренең торган һәм туган җирләре турында сөйләделәр.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны  Сәйтәк авылы тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштырды. Кичәдә балалар горурланып : “Без Россиядә яшибез” диделәр. Әңгәмә һәм сораулар аша Россиянең тарихын, символларын, куренекле шәхесләрен искә төшереп үттеләр. Украинадан кайтып Сәйтәк авылында яшәүче Ангелина үз чиратында балаларга Украина турында сөйләде. “Мин Россиядә яшәгәнемә бик бәхетле ” диде. Соңыннан балалар музей бүлмәсенең экспонатлары белән таныштылар. Клуб мөдире һәр экспонатка аңлатма бирде. Кичә бик эчтәлекле,файдалы һәм җанлы атмосферада узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International