Сәйтәк авылында “Хәтер шәме” акциясе

2017 елның 23 июне, җомга

   22 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бертөркем яшьусмерләр белән авыл уртасында урнашкан обелиск тирәсен чистарттылар..Менделеев шәһәрендә уздырылган  акциягә кушылып  “Хәтер шәме”яндырдылар.

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.Сугыш чоры ул – кайгы һәм дан еллары. Шөкер, безнең халык ул еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү-берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынды.Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган авылдашларыбызны һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз.Янәшәдә булган тыл хезмәтчәннәренә  һәм сугыш чоры балаларына исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.

Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.

 

Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International