Халык йолалары – рухи байлыгыбыз

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

16 август конне китапханәче Яраханова Рузалия мәдәният хезмәткәрләре Гизатуллина Нурания һәм Ситдикова Голнар белән берлектә балалар очен «Халык йолалары – рухи байлыгыбыз» дигән танып белу сәгате уткәрделәр.

Бәйрәмне алып баручы Рузалия Яраханова балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре турында сойләде. Чонки уткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз. Безнең татар халкында йолалар, бәйрәмнәр бик куп: Нәуруз бәйрәме, Карга боткасы, Яңгыр телэу, Каен бәйрәме, Сабан туе, Каз омәсе, Нардуган, Йозек салу, Сомбелә бәйрәме. Шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыру  очен бәйрәмгә әби (Гизатуллина Нурания) һәм бабай (Ситдикова Голнар) килгәннәр иде. Алар яшь буынны узләре уйнаган кичке  уеннар белән таныштырдылар. Алар белән бергәләп «Чума урдәк, чума каз», «Йозек салу» һәм башка уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә җыр-бию, уен-колке бер  генэ минутка да тынып тормады. Бәйрәм чәй табыны артында бик куңелле утте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International