Менделеевск – гүзәл шәһәрем

2017 елның 18 августы, җомга

17 август көнне китапханә хезмәткәрләре Хафизова Гөлназ һәм Шакирова Земфира “Өмет яры” игелек үзәгендә “Менделеевск – гүзәл шәһәрем” дигән тематик кичә үткәрделәр.

Менделеевскиның 50 еллыгына багышланган чарада, ял итүчеләр шәһәребез урамнарытарихы белән якынрак таныштылар. Туган як турында викторинасорауларына җаваплар эзләделәр, слайдлар аша урамнарны таныдылар, истәлекле урыннарны барлап, хатирәләр белән бүлештеләр. Земфира Шакирова башкаруында, якташ шагыйребез М.Гыймазетдинов шигыренә язылган һәм туган якка багышланган башка авторларның җырларын тыңлап, хозурландылар.

Кичәдә Иван Алексеевның “Менделеев каласы” шигыре һәм  Виктор Никифоровның Менделеевск турындагы җыры тыңланды.

Шәһәребез көннән-көн үссен, матурлансын, анда яшәүчеләр үзләрен бик уңай һәм бәхетле тоеп яшәсен иде, -  дигән теләктә, ял итүчеләр белән саубуллаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International