13 нче октябрь көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә “Шәһри Казанга-25!" дигән чара уздырылды

13 нче октябрь көнне укучыларыбыз яратып укый торган “Шәһри Казан” газетасы чыгарыла башлауга 25 ел тула. Шул уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсендә газетага библиографик күзәтү үткәрелде. “Шәһри Казан” газетасы инде менә 25 дәвамында уңышлы гына чыгып килә. Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасының авылларда да укучылары күп. Вакытлы басмада башкала тарихы, үсеше, яңалыклары киң яктыртыла, шулай ук төрле районнар һәм авыллар турында да язмалар басыла. “Җәмгыять” рубрикасы астында басылган “Иннокам: Кама аръягы үсеп китәчәк”, “Матбугат йорты элеккеге хәленә кайтты” дигән мәкаләләрне укучылар сөенеп тыңладылар; “Авыл”, “Үзе авыл, үзе шәһәр” рубрикасында басылган “Казан тавыклары”, “Карач Робинзоны” “Әтнә уңганнары” дигән язмалар укучыларда кызыксыну уятты. “Актуаль тема” рубрикасы күп кенә темаларны яктырта. Мәсәлән, Лаеш кошчылык фабрикасы директоры Ришат Хисмәтуллин белән“15 елга план корып эшләмәгән җитәкче – сәләтсез”, кардиолог Альберт Гыйльманов белән “Нигә яна йөрәгем” дигән әңгәмәләр исеме үк эчтәлекнең ни турында икәнен сөйлиләр. “Ир+хатын” рубрикасында басылган “Руль артында хатын-кыз”, “Акча кем кулында булырга тиеш”, “Бу яшьләргә ни җитми?!”, “Яшәп карама, яшә!” дигән язмалар беркемне дә битараф калдырмады. “2015 ел- Әдәбият елы” рубрикасында язучыларның хикәяләре урын алган. Шулай ук “Иманлы сүз”, “Сез нинди китап укыйсыз?”, “Күңелле бит”, “Соңгы бит” рубрикаларында да гаять кызыклы язмалар, интервьюлар урнаштырылган. Газетаны элемтә бүлекләреннән яздырып алырга да, китапханәләрдән алып укырга да мөмкин. Бәясе һәм индекслары белән элемтә бүлеге хезмәткәре Р.Рдаева таныштырды. Алыгыз, укыгыз, һәр яңалыкны вакытында белеп барыгыз!

Последнее обновление: 18 января 2016 г., 11:23

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International