1 март көнне Иске Гришкино авыл мәдәният йорты территориясендә китапханә белән берлектә Масленица-Кыш озату кичәсе үткәрелде. Балалар өчен карда футбол, аркан тарту оештырылды, ачык микрофон эшләде, ә өлкәннәр коймак әзерләү осталыгында ярыштылар. Кече яшьтән алып зурга кадәр барысы да кар көртләре уйнады. Чараның кульминациясе Масленица карачкысын яндыру булды һәм барлык чара милли музыка астында үткәрелде.
Соңгы яңарту: 2020 елның 2 марты, 16:45