Атна саен йомгаклау планеркасы

2021 елның 27 феврале, шимбә

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә атна саен йомгаклау планеркасы узды.

Киңәшмә һава шартларына бәйле аеруча кискен мәсьәлә - кар чистарту турында фикер алышудан башланды. Барлык тиешле хезмәтләргә дә территорияләрне оператив рәвештә чистарту һәм юлларның торышын күзәтү йөкләнде. Роберт Искәндәров - ММР Советы аппараты җитәкчесе - контроль хатларның үтәлеше турында хәбәр итте. Аннан соң Ләйсән Галеева кабул итү бүлегенә кергән сорауларны яңгыратты. Халык идарәче компаниягә счетчиклар күрсәтмәләрен тапшыра алмауларына, Тихоново мәктәбендә салкын температура режимына зарланалар - бүгенге көндә ул торгызылган. Шулай ук скважиналарны лицензияләү, мәктәп укучыларын кайнар тукландыру, Ижевка мәктәбе спорт залында яктыртуны торгызу буенча контроль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International