Йөрәкләрдә сугыш ярасы

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2020 елда  илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итте.  Ләкин, 75 ел вакыт узса да кеше күңеленә бу сугыш салган яралар төзәлми. Аеруча сугыш чоры балалары күңелендә тирән бу яра. Чөнки алар шул елларның бөтен авырлыкларын, кайгы-хәсрәтләрне, ачлык-ялангачлыкны олылар белән бергә кичергәннәр, алар канкойгыч вакыйгаларның тере шаһитлары. Белгәнебезчә, ветераннарыбыз сафы елдан-ел кими, авылда сугыш чоры балалары да инде берничә генә калып бара. Шул тере ядкарьләребезнең хатирәләрен мәңгеләштерү максатыннан

Бәзәкә авылы китапханәсе 2020 елда “Йөрәкләрдә сугыш ярасы” исемле акция үткәрде һәм сугыш чоры балалары хатирәләре, истәлекләре буенча видеоматериал әзерләп  “бизяки.рф” сайтына урнаштырып барды. Авыл китапханәсендә өлкәннәргә шушы видеопрезентацияләрне күрсәтү оештырылды.

Үзебезнең арада яшәгән абый-апаларның күргән авырлыклары авылдашларны тетрәндерде, аларның рухый ныклыгы, күңел сафлыгы горурлану хисләре уятты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International