Парад, салют һәм ул гына да түгел: Менделеевскида Җиңү көнен ничек бәйрәм итәчәкләр

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү иртәдән кичкә кадәр дәвам итәчәк. Традиция буенча, тантана Советлар Союзы Геройлары Павел Фролов һәм Василий Белоусов каберләрендә чәчәкләр салудан башлана. Башлана 9:00 сәгатьтә - Менделеевск зиратында (Камашево). Шәһәрдә чараны уздыру мәйданчыгы - С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае мәйданы, анда 9 сәгатьтән парад өчен колоннага төзелү һәм бию-сәнгать тамашасы булачак.

Аннан соң сәгать 10да Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган Мәңгелек ут янында тантаналы митинг узачак. Теләгән һәркем сәгать 11 дән чын солдат боткасы белән сыйлана алачак.

Бәйрәмнең кичке өлеше шулай ук чараларга бай. 19:00дә тантаналы рәвештә фонтанны эшләтеп җибәрәчәкләр. 19:00 сәгатьтә С.Гассар исемендәге Мәдәният йорты мәйданында бәйрәм концерты була. 21:00 дә программа салют белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International