Бюджетка кергән салым акчалары дәүләт һәм социаль максатларга: юлларны ремонтлауга, мәктәпләр һәм хастаханәләр төзүгә, урамнарны җыештыруга, мәгариф, армиягә, гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итүгә тотыла. 2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча республика халкына, 2020 елда үзләре хуҗа булган мөлкәткә карап, берничә салым түләргә кирәк: физик затлар милкенә салым, җир салымы, транспорт салымы. Хөрмәтле менделеевлылар, сезнең уңайлы тормыш өчен салымнарны вакытында түләгез!