Китап аша табигать дөньясына

2021 елның 26 ноябре, җомга

Бәзәкә китапханәчесе Ф.Бәшәрова “Ләйсән” балалар бакчасында нәниләрнең табигать турында белемнәрен арттыру максатында “Китап аша табигать дөньясына” дигән китап күргәзмәсе-әңгәмә уздырды.

Китапханәче балаларны табигать фәне турындагы китаплар белән беррәттән матур әдәбият белән дә таныштырды. Көн белән төн алмашуы,ел фасыллары, явым-төшем, табигать күренешләре турында сөйләшкәннән соң балалар рус язучысы И.Соколов-Микитовның “Урманда” дигән китабыннан керпеләр тормышы турында хикәя тыңладылар, “Кошлар” һәм “Агачлар”  дигән альбом белән таныштылар. Балалар кызыксынып тыңлау һәм актив катнашу нәтиҗәсендә әңгәмә кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International