Спорт елы чаңгы узышлары белән башланып китте

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Массакүләм чаңгы узышында шәһәр һәм районның бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Чаңгы базасы территориясендә чаңгыда массакүләм шуулар узды. Ярышта предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты. 

Катнашучыларны район җитәкчесе Радмир Беляев сәламләде. Радмир Илдар улы барысына да сәламәтлек, яхшы кәеф һәм күтәренке рух теләде. 

Ярышта катнашучылар өчен мәдәният хезмәткәрләре катнашында зур булмаган концерт әзерләнгән иде. Катнашучыларның барысын да хуш исле чәй белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International