Ярышлар 11 февральдә чаңгы базасында узачак.
Программа:
09.00-10.30 сәгать-катнашучыларны теркәү
10.45 сәг. - тантаналы ачылыш
11.00 сәг. - администрация, учреждение, оешма һәм предприятие җитәкчеләренең узышы-2 км
11.20 сәг. - иң көчле узыш (18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, ир - атлар һәм хатын-кызлар) - 5 км.
11.45 сәг. - массакүләм йөгерү - 2 км, 10 яшькә кадәрге балалар, пенсионерлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр - 1 км.
«Татарстан чаңгы юлы – 2023» ярышларында теләге булган һәркем катнаша ала. Ярышларда 17 яшькә кадәрге катнашучылар бары тик табиб рөхсәте булганда, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр – табиб рөхсәте яки үз сәламәтлекләре өчен шәхси җаваплылыкны раслаучы шәхси имза булганда гына рөхсәт ителә.
Иң көчле узышчылар арасында җиңүчеләр һәм призерлар (ир-атлар һәм хатын-кызлар) дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәләр.
Бүләкләү түбәндәге номинацияләр буенча узачак:
- «Иң яшь катнашучы»
- "Иң өлкән катнашучы»
- "Иң спорт гаиләсе» - 4 һәм аннан да күбрәк гаилә әгъзалары (барлык гаилә әгъзаларының дистанцияне узу шарты белән).
Барлык катнашучылар да кызыксындыру призлары белән бүләкләнәчәк.