25-26 март көннәрендә "Айсберг" боз сараенда «Өмет» Кубогына 2013 елда туган балалар командалары арасында хоккей буенча ачык турнир узды
Турнирда Җәлил шәһәр тибындагы бистәдән " Юность", Яр Чаллы шәһәреннән "Чаллы 2013" һәм "Чаллы 2014", Әгерҗе шәһәреннән "Спутник" һәм Менделеевск шәһәреннән "Айсберг" командалары катнашты.
Уеннар нәтиҗәсендә турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар: 1 урын – Җәлил шәһәр тибындагы бистәдән " Юность", 2 урын - Яр Чаллы шәһәреннән "Чаллы 2014", 3 урын - Менделеевск шәһәреннән "Айсберг"
«Айсберг» командасы тренеры Александр Овечкин. Турнирның баш судьясы һәм оештыручысы Павел Сергеев. Турнирның иң яхшы бомбардиры - Иван Демин "Спутник" ХК (Әгерҗе шәһәре); иң яхшы һөҗүмче- Газеев Тимур "Айсберг" ХК (Менделеевск шәһәре); иң яхшы саклаучы Матыгуллин Искәндәр "Юность"ХК (Җәлил); иң яхшы капкачы-Семин Платон «Чаллы 2014 " (Яр Чаллы). Тамашачылар симпатиясе призы - Егоренко Ян «Чаллы 2013». Барлык җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм дипломнар, грамоталар һәм истәлекле статуэткалар, махсус һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.