Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2024 елның 3 мае, җомга

2024 елның  3 мае 18.00 сәгатьтән 4 мае  18.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

3 май кич, 4 май төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда:

 - 4 май төнлә һәм иртән һава һәм туфрак температурасы 0..-5 (Казанда -1..-3), юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин; 

- 3 май кич,  4 май көндез һәм төнлә төньяк-көнбатыштан  15-20 м/с тизлектә көчле җил  (Казанда 18 м/с кадәр), көндез 15 м/с.

Халыкка һавада һәм туфрак өслегендә кырау вакытында киңәшләр

Туфрак өслегендә кырау булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш  һәм орлык культураларының һәм җылы яратучы үсемлекләрнең зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне туңудан коткаруның иң гамәли һәм еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне каплау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофррланган кәгазь, куыклы пленка, салам яки камыш маты). Культураларны туңудан төтен шашкалары яки төтен өемнәре ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Төтен шашкасы янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен чыгара. Төтен шашкасының тәэсире 8-10 минут дәвам итә. Төтен өемнәре әзерләү өчен салам, куак, үлән, торф, яфраклар, утыннар, чүп үләннәре, көнкүреш чүп - чарлары кулланыла. Алар акрын гына янып бетәчәк һәм күп төтен бүлеп чыгарачак (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа суынырга, җылысын бирергә мөмкинлек бирми.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International