Авыл турында мәгълүмат

Бәзәкә авыл җирлеге

Бәзәкә авыл җирлеге Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең дәүләт реестрына 2005 елның 23 декабрендәге RU16528302 номерлы карары белән кертелгән. Җирлек уставы "Идел буе федераль округы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Баш идарәсе" 2005 елның 12 октябрендәге RU165283022005001 номерлы теркәлде.
Җирлек территориясе-146318,2 мең кв. м. 

Җирлек составына 5 торак пункт керә:
1.                  Бәзәкә авылы (административ үзәк);
2.                  Ык Тамагы авылы;
3.                  Сетяково авылы;
4.                  Мари Текәш авылы;
5.                  Татар Текәш авылы

2011 елның 1 гыйнварына җирлектә 425 йорт хуҗалыгы, 1065 кеше исәпләнә.

Бюджет учреждениеләре:
Бәзәкә мәдәният йорты, Сетәк һәм татар.Текәш авыл клублары, Бәзәкә һәм Сетяково авыл китапханәләре, Бәзәкә урта мәктәбе, Челтәркә һәм Тат.Бәзәкә башлангыч мәктәбе, Бәзәкә балалар бакчасы, Бәзәкә ФАПы, Сетәк ФАПы, Тат.Текәш ФАПы, Кама Тамагы ФАП.

Предприятиеләр:
Үз эшчәнлеген 4 КФХ, «Кама «Колхозы» ҖЧҖ, «Прикамнефть»НГДУ башкара. Җирлек территориясендә Чаллы сәүдә базасының 3 кибете, 3 шәхси эшмәкәр кибете, «Хазарис»автозаправка станциясе урнашкан.

Соңгы яңарту: 2022 елның 1 феврале, 09:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International