Яна ел концерты Иске Гришкинода

31 декабрь көнне Иске Гришкино мәдәният йортында "Яңа ел" концерты булды. Концертны "АНАВЕЯ" төркеме башлап жибэрде. Авыл җирлеге башлыгы Мамакова В.В. авыл халкын Яна ел белэн котлады. Матур җырлары белән Артем Кузнецов, Светлана Буланова, Ксения Япаева, Виктор Япаев сөендерде. "Карамельки" хореография коллективы яңа бию белән куандырды. "Бигәшкәй" һәм әбиләр клубы юмористик миниатюралар белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар уеннарда актив катнаштылар һәм ахырда үз котлауларын әйттеләр. Ә соңыннан Яңа ел лотереясы булды, анда 300дән артык бүләк уйнатылды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 13 гыйнвары, 09:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International