Балалар бакчасында козге бэйрэм

Балалар өчен көзге бәйрәм-ул елмаюлар һәм күңел ачу дигән сүз. Көз-күңелле вакыт, балалар, аяк астындагы алтынсу яфракларга һәм яңгырга сөенергә сәләтле. 12 ноябрь көнне Иске Гришкино авылының «Ромашка «балалар бакчасында Көзге бәйрәм узды. Ишегалдында салкын һәм җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Көз үзен озак көттермәде һәм бәйрәмгә балалар янына килде. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең кәефен бозарга теләгән явыз болыт та читтә калмады. Тик аның берни дә чыкмады. Мул көз тәмамланганнан соң балаларны тәмле кәнфитләр белән сыйладылар. Барлык балалар да канәгать һәм бәхетле булып калдылар. Ә ата – аналар һәм тәрбиячеләр өчен бу иң яхшы бүләк.​

Соңгы яңарту: 2019 елның 13 ноябре, 16:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International