Менделеевск районы Керәшен иҗтимагый оешмасының хисап җыелышы һәм "Раштуа" бәйрәме, Керэшен чыршысы

10 гыйнвар көнне Иске Гришкино авыл мәдәният йортында керәшеннәрнең "Раштуа бәйрәме" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме һәм Менделеевск районы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы рәисе Мамакова Валентина Викторовнаның отчеты булып узды. Бәйрәм чарасында Менделеевск районының һәм шәһәренең барлык керәшен коллективлары катнашты: Иске Гришкино авылының "Бигэш", Сэйтэк авылының "Карендәшләр", Бөрешле авылының "Ак Чишмә", Монай авылының "Миләшкәй", Менделеевск шәһәренең "Туганайлар" ансамбльләре. Котлау сүзләре белән Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Фәрхетдинова Рәйханә Ситдыйк кызы чыгыш ясады. Бәйрәм чарасы керәшен коллективларының концерт номерлары һәм Кыш бабай белән Кар кызы килү белән дәвам итте. Тамашачылар һәм артистлар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр.

Соңгы яңарту: 2020 елның 13 гыйнвары, 10:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International