• 28 декабрь көнне Яңа ел алдыннан Иске Гришкино мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар иҗат коллективлары өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырдылар. Балалар зур теләк белән театральләштерелгән тамашада, конкурсларда, бию флешмобында катнаштылар. Чара Кыш бабай белэн чәй өстәле артында тәмамланды.