Иске Гришкино авыл җирлегендә халык җыены

Иске Гришкино авылында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белән гражданнар җыены булып узды. Очрашу башланыр алдыннан концерт номерлары һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Иске Гришкино авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 2020 елның 7 аена эш нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Валентина Мамакова сөйләде. 2020 елның җиде ае эчендә оператив хәл турында ТР Менделеев районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең полиция участок уполномоченные Владимир Кириллов сөйләде. Очрашуга йомгак ясап, Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Менделеевск муниципаль районының 2020 елның җиде аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде . Шулай ук авыл халкы район башлыгы урынбасарына һәм авыл җирлеге башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Халыкны мәктәпкә кадәр алып баручы юл, чишмәне реконструкцияләү һәм күп балалы гаиләләргә җир бирү мәсьәләсе борчыды. Барлык сораулар да контрольгә алынды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 29 сентябре, 15:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International