Нептун "Сәламәтләндерү комплексында «Авыл Яшьләре" спорт уеннары кысаларында йөзү буенча ярышлар узды

2020 елның 12 мартында Менделеевск муниципаль районы «Нептун» Сәламәтләндерү комплексында «Авыл яшьләре» спорт уеннары кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Анда Монай, Иске Гришкино, Енабердино, Турай, Тихоново, Монашево авыл җирлекләре катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Монай авыл җирлеге командасы җиңү яулады. Икенче урынны Иске Гришкино авыл җирлеге командасы, өченче урынны Тихоново авыл җирлеге командасы алды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 23 марты, 10:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International