ТАССР ның 100 еллыгына 100 игелекле эш” акциясе кысаларында “Тормыш, сине мин бик яратам!” исемле әдәби кунакханәдә очрашу

Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә әдәбият сөючеләр “ТАССР ның 100 еллыгына 100 игелекле эш” акциясе кысаларында “Тормыш, сине мин бик яратам!” исемле әдәби кунакханәдә очраштылар.

Әдәби кунакханәдә җирле шагыйрь Алексеев Иван Константинович үзенең яңа шигырьләрен укып сөендерде. “И, дөньяда күпме аклык бар!” исемле презентация ярдәмендә кунаклар шагыйрьнең тормыш баскычлары белән таныштылар. Гомерен авыл хужалыгында агроном , 20 ел гомерен мәктәптә балалар укытуга багышлаган, үзенең исемен хезмәтләре, таланты белән бизәп, авылдашларыбыз күңелендә лаеклы урын алган Алексеев Иван Константиновичны 60 яшьлек юбилее уңаеннан котлап, кичәдә катнашучылар  ихтирам, хөрмәт хисләрен юлладылар.  Ул үзе дә, иҗаты да яхшылыкка, тормышны яратырга, мәрхәмәтлелеккә өнди.

Минем өчен иң зур бәхет-

Гомер итү туган җиремдә.

Кирәк булуыңны тоеп яшәү

Шушы газиз җиргә синең дә.

Кояш чыгып, алсу таң атуын

Каршы алу үзе ни тора!

Туган туфрагыңда шатлык арта,

Кайгы-сагышлар да онытыла.

                                             И.Алексеев

Соңгы яңарту: 2020 елның 31 гыйнвары, 10:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International